18 нче июльдә Иннополис шәһәренең А.С.Попов исемендәге технопаркында Президент Академиясенең җәйге кампусы” дигән Халыкара форумның тантаналы ачылышы булды. Анда РФ хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович, Татарстан Президенты Р.Миннеханов, РАНХиГС ректоры В.А.Мау, РФ мәгариф министры урынбасары А.Б.Повалко, бик күп компанияләрдән вәкилләр катнашты.
Ачылыш церемониясе вакытында кунаклар котлау сүзләре белән бергә “Шәхес үсеше аша дәүләт үсеше” дигән темага әңгәмә дә алып бардылар.
Флаг күтәргәннән соң ВИА «Сахар» группасы чыгышын карадылар.
Бу укыту программасы Кампуста 16-27 июль көннәрендә барачак. Анда Россия Академиясенең 29 филиалыннан 226 3-5 нче курс студентлары, тагын 15 илдән 60 студент: Болгария, Великобритания, Испании, Китай, Нигерия, Пакистан, Сербия, Израилҗ, Вьетнам, Киргизия, Румыния, Индия, Чили һәм ЮАР катнашачак. Ә Татарсаннан 3 этап буенча отбор үткән 82 студент катнаша. Бу форум инде 2012 нче елдан бирле үтә.