Яңа банкнот символларына тавыш бирү 10 көннән төгәлләнә

2016 елның 19 июле, сишәмбе

28 нче июльдә 23 сәгать 59 минутта твоя-Россия.рф сайтында Россия Банкы банкнотында 200 һәм 2 000 сумлык акчаларга - Яңа банкнот символларына тавыш бирү төгәлләнә.

Моның турында  тавыш бирү сайты хәбәр итә.

19 нчы июльгә тавыш бирүчеләр саны - Россиянең 1000 шәһәреннән 850 000 кеше. Россияннар 4,5 мең символ тәкъдим иткәннәр.

Бүгенге көндә конкурсантлар арасында  җиңүгә 13 шәһәрнең шансы бар. 3 символ бердәнбер шәһәр Казанда бар (“Кол – Шәриф” мәчете, Казан Кремле, Казан федераль университеты).

Конкурсның 2 нче этабы 5 нче августта башлана. Анда “Иҗтимагый фикер” фондының халыктан сорау формасы өстенлек алачак. Аңа 10 шәһәр генә чыгачак. Конкурста җиңүчеләр 7 нче октябрьдә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International