Бүген районга кырлардагы эш барышының хәлен карарга дип “Ак Барс Холдинг компаниясе” директоры И.М.Егоров килеп китте. Аны АПК “Заволжье”ның Шелангадагы бүлегендә район башлыгы М.Зиатдинов каршы алды.
Кышкы бодай кырында 4 комбайн иген ура, алар артыннан ук комбайннар кырны көзгә хәзерлиләр. Яңа урылган бодай икмәк кабул итү пунктларына озатыла бара. Компания җитәкчесе проблемалар турында сорашты. Эшчеләр алдында яңа бурычлар куйды.