19 нчы июль көнне Печище авыл культура йорты һм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Нептун бәйрәме оештырды.
Үзебезнең Идел ярларында бу көнне бик күп халык җыелган иде. Балалар янына әкият геройлары Нептун, Су кызы, Су анасы, Кикимора килделәр, аларга диңгез, балыклар, кошлар турында сораулар бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Ахырдан һәр бала тәмле конфетлар белән сыйланды.
Бәйрәм бик күңелле узды.