Мини – футбол мәйданчыгы ачылды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген районның Югары Ослан урта мәктәбе территориясендә мини – футбол мәйданчыгының тантаналы ачылышы булды. Бу Татарстан авыл җирлекләрендә универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасына кертелгән төзелеш. Аның гомуми лимиты 2 484.78 мең сум тәшкил итә.

Килүчеләрне бу чара белән котлап район башлыгы Марат Зиатдинов чираттагы спорт объектын ачуга бик шат икәнлеген белдерде. Тагын өстәп, балаларга шартлар тудыру бәрабәренә аларның әти-әниләрен балаларын авылда калдыруларына да өндәде.

Ахырдан иптәшләр командасы арасында футбол матчы узды. Анда Ослан командасы Октябрьский командасын 9:3 исәбе белән җиңде.

Ә Октябрьский поселогында волейбол-баскетбол мәйданчыгы төзелеше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International