Татарстан синоптиклары 22 нче июльдә метеорологик хәлләрнең интенсив үзгәрәчәген алдан кисәтә. Моның турында Татарстанның гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хәбәр итә.
Гидрометцентр прогнозларына караганда, 22 нче июль көне һәм төнендә каты явым-төшем, яшен, секундына 15-20 метр тизлектә җил көтелә.