Бүген Югары Ослан районы сайлау комиссиясе членнары белән республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында семинар-утырыш уздырылды.
Семинарда 18 нче сентябрьдә узачак сайлауларның төп этаплары яктыртылды.
Тагын аерым сайлау участокларында оператив группаларның эшчәнлеге һәм терроризмга каршы юнәлтелгән адымнар турында инструктаж да бирелде.