Сәүдә хезмәткәрләре көне белән!

2016 елның 23 июле, шимбә

Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!

Сез үз хезмәтегез белән районның социаль-экономик үсешенә бик зур өлеш кертәсез, район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә зур роль уйныйсыз. Сезнең хезмәт кеше кәефен кәтәрү өчен бик мөһим.

Мин Югары Осланда көннән-көн сатучы һәм сатып алучы арасындагы культура, аның сыйфаты һәм ассортименты артуына, яңа кибетләр, кафелар үсеп чыгуына бик шат.

Сатып алучыларга яхшы мөнәсәбәт һәм игътибар, профессиональлек, компетентлык, үз эшеңне яратып башкару - бүгенге көндә районның бик күп сәүдә нокталарына хас сыйфатлар.

Алга таба да эшегезне тырышып башкару, көчегезне һәм белемегезне яраткан эшегезгә юнәлтү сезнең төп сыйфатларыгыз булып калсын. Нык сәламәтлек, бетмәс тормыш энергиясе, стабиль үсеш һәм хезмәт уңышлары теләп калам!

Район башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International