Тапшыру утырачак котлаулар исеменнән РФ Президенты Путин в. В. юбилярга Сиразеевой г. Г.

2016 елның 23 июле, шимбә

Бу көннәрдә Татар Макылында авылның иң олы кешеләренең берсе Гөлкәбирә Галиәкбәр кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көне үткән гасыр башларына туры килеп, гаять зур вакыйгаларга бай тормыш юлы кичкән ул. Еллар  аның гомерендә күп истәлекләр калдырган. Яшьтән колхоз эшендә булган. Сугыш башланганын Казанга әтисе белән базарга баргач ишетеп кайталар алар. Тормыш үзгәрә, ирләр сугышка алына, хәтта аның яшьтәшләре дә юллама алып фронтка китәләр. Авылда карт бабайлар белән хатын-кызлар да балалар гына кала. Җир эшен бабайлар өйрәтеп торалар, ә яшь кызлар пар ат  җигеп җир сукалыйлар башка эшлэрне башкаралар. Бар эшне дә фронт өчен кирәк дип тырышып, карусыз эшлиләр алар. Гари урманнарында агач кисү, Печищедән орлык ташу, Юматово урманыннан спирт завод өчен утын җитештерү, урак уру, көлтә бәйләү, ындыр сугу, Вязовойга Зөя аша ашлык илтү, бар да бар да аның йөрәгендә бүгендә кичә генә  булган күк саклана.  Һәрбер очрак турында әсбаплап сөйләп бирә ала.

Бүгенге тормыштан канәгать булып, аллага шөкер дип яши Гөлкәбирә апа.  Туганнары Фәизкәбир абый Япон чиген саклауда катнашып, сазлыкта ятып бик нык салкын тидерә. Авылына кайткач та хәле уңайланмый, больницада  җан бирә. Икенче туганы яшьли юл хәләкәтенә очрап үлеп китә. Тагы бер абые сугышта хәбәрсез югала. Гөлкәбирә апа туганнары турында якты истәлек саклап гомер кичерә. Ире Гомәр абый белән озак йөреп өйләнешәләр, дөресерәге Гомәр абый аны урлап кайта. Алар бергә бер малай белән дүрт кыз үстерәләр. Балалары аллага шөкер эшкә тырыш булып үстеләр, үз тормышлары белән яшиләр. Бүген Гөлкәбирә апа кызы Нурия белән гомер кичерә. Төп йортка язылмаган кагыйдә буенча барлык балалар да, оныклар да җыела. Оныклары да әбиләрен хөрмәт итәләр, оныкларының балалары да карт әбиләренең тормышына нур өстиләр. Бүгенге көндә үз аягында йөреп, оныкчыкларын сөеп яшәгән Гөлкәбирә апага исәнлек, тазалык телибез, туганнарының кадерендә озак яшәргә насыйп булсын.
     
Гөлкәбирә апаны тормыш бәйрәме белән котлап район башлыгы Марат Галимҗан улы Зиятдинов килде. Ул аңа Россия президенты В.Путинның котлавын ирештерде, район үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп баш иде. Аннары Гөлкәбирә апаның теләкләрен тыңлап, киләсе юбилейларына да таза-сау булып, үз аягында йөрергә насыйб булсын дип изге теләктә калды. Район башлыгы белән бергә юбилярны социаль яклау оешмасы мөдире Васильева Т.Н. белән Макыл авылы җирлеге рәисе Матвеева А.И. да кайнар котладылар. Авыр еллар аша үтеп бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле, олы йорәкле булып калуына сокландылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International