Югары Осланда тагын бер чиркәү аякка басачак

2016 елның 24 июле, якшәмбе

Клянчино авылында абыйлы-энеле Анатолий һәм Валентин Бакуриннар Смоленская чиркәвен аякка бастырырга кереште.

Белешмәләр буенча бу таш 1848 нче елда төзелгән храм помещик Дмитрий акчасына күтәрелгән, ә 1882 нче елда помещиклар Александр һәм Михаил Салтыковлар ике яруслы колокольня өстәп төзиләр.

Бүгенге көндә чиркәү тулысы белән җимерелгән. Шунысы куанычлы: борынгылардан килә-килә картлар 2 тәрене саклап калганнар һәм рус халкының дини бәйрәмнәрендә алар шунда килеп аллага табыналар.

Хәзер абыйлы-энеле Анатолий һәм Валентин Бакуркиннар, Денис Петров һәм Владимир Молгачёв Казан Митрополиты Феофаннан рөхсәт алып, чиркәүне торгызырга керештеләр. Район башлыгы Марат Зиатдинов бик теләп аларның бу изге эшләрен хуплады һәм төрле сорауларда  булышлык күрсәтәчәген белдерде.

Банк реквизитлары:

М.П.Р.О.приход Спасо-Преображенской церкви с.Уланово Верхнеуслонского района Республики Татарстан Казанской епархии Русской Православной Церкви (Московский патриархат)
Р/счет № 40703810062000000044
ИНН 1615006016 ОГРН 1061600050522
В отделение «Банк Татарстан» № 8610
к/с 30101810600000000603 в РКЦ НБ РТ г. Казань
БИК 049205603
ИНН/КПП банка 7707083893/165502001

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International