Студентлар форумы Югары Осланда үтәчәк

2016 елның 24 июле, якшәмбе

ТР ның 3 нче студентлар форумы быел Югары Осланда 14-19 нчы август көннәрендә үтәчәк. Гаризалар кабул итү инде башланды. Анда катнашучылар арасында бөтен республика ВУЗ һәм Ссузларыннан 1000 гә якын студент булачак. Форум кысаларында республиканың 2030 нчы елга кадәр социаль – экономик үсешен билгеләүче 8  юнәлештә эш алып барылачак. Бу: проект менеджменты, эшмәкәрлек, иҗади менеджмент, социаль юнәлеш, фән һәм инновацияләр, студентлар үзидарәсе, медиа һәм шәхси үсеш. Студентларны тагын культура программасы, спорт ярышлары, квестлар, фестиваль һәм концертлар көтә.

Форумда катнашырга теләүчеләр гариза тутырып, андагы сорауларга җавап бирергә һәм проект сайтына мотивацион хат язарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International