Поездның Петербург шәһәренә ашкынуын без ел буе көттек. Казан вокзалында Ленинград өлкәсенең Киров районындагы Истәлек вахтасына баручы эзләнүчеләр отрядлары кабат очрашты.
20 ел буена Татарстанның эзләнүчеләр отрядлары шушы урында яңадан-яңа исемнәр актарып чыгаралар. Алар - 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1943 нче елның январь ахырына кадәр Нева ярларында үлгәнче туган илне саклаучылар. Россия картасында алар - Невский пятачок, Кировск, Мга, Синявино, Шлиссельбург.
Югары Осланнан 4 кеше – Дмитрий Данилов, Алексей Сакин. Влад Долгушев республиканың танылган эзләнүчесе Михаил Черепанов белән тагын онытылмаслык ачышлар ясадылар.