Сәйдәшстанда тагын бәйрәм

2016 елның 24 июле, якшәмбе

13 нче августта Кызыл Байрак авылында традицион Сәйдәш иҗатын яратучылар бәйрәме оештырылачак.

Профессиональ музыкага юл салучы күренекле композитор Салих Сәйдәшевка багышланган бәйрәмнең беренчесе инде 2000 нче елда ук оештырылган иде. Аны ТР культура министрлыгы белән берлектә Г.Камал исемендәге театр директоры Шамил Закиров башлап җибәрде.

Быел да анда күренекле артистлар Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев,  Артур Исламов, Айгөл Хәйри, Түбән Кама музыкаль колледж артистлары ккатнашачак бу концерт Идел буендагы мәчет янында сәгать 12.00 дә башланып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International