19 июль көнне Вахит авыл җирлеге депутаты Закирова Р.Ш. Матюшино урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән бергә “Ак чишмә”не һәм Идел ярын чистарту өчен, экологик акция үткәрделәр.
Акциядә катнашучылар 0,1 га якынча мәйданнан чүп җыйдылар. Күбесе, ял итүчеләрдән калган- пластик һәм пыяла бутылкалар, аяк киемнәре, пакетлар.
Безнең халык табигатьтә үзен тәртипсез тота. Активист- экологлар үзләренең үрнәкләре белән кешеләргә: “Табигатне саклагыз!”,-дип әйтергә телиләр.