Бүген актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан район Советының 3 нче чакырылышының чираттагы 13 нче утырышы булып узды.
Аның сәркатибе итеп Печище авыл җирлеге башлыгы А.Шәмсетдинов сайланды.
Көн тәртибендә:
- Югары Ослан муниципаль районының 2015 нче елның 11 нче декабрендә чыккан район бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү;
- Югары Ослан районыннан сайлау комиссияләренә резерв кандидатурасын сайлау;
- Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә үзгәрешләр кертү;
Барлык пунктлар буенча бертавыштан карар кабул ителде.