Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Сезне 5-7 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә уза торган Бөтенроссия Спасс ярминкәсенә чакырабыз.
Традиция буенча ярминкә Алабуганың “Яшьләр” урамындагы Шишкин буасы янында тарихи урында узачак.
Ярминкәдә ювилер бизәнү әйберләре, милли костюмнар, модельле киемнәр, агачтан бизәкләр, курчаклар, чеканка һ.б. булачак.
Анда профессиональ артистлар, фольклор һәм үзешчән сәнгать осталары, цирк коллективлары катнашачак. “Осталар шәһәрендә” мастер-класслар узачак. Авыл хуҗалыгы товарлары сатылачак.