Авыл хуҗалыгын исәпкә алу төгәлләнеп килә

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгын исәпкә алу процедурасының ничек баруы белән кызыксыну өчен Соболевское авыл җирлегенә юл тоттык. Ә бу авыл җирлеге халкы үз ишегалдында терлек – туар тотып, үз көнен күрә торган бердәнбер авыл, анда крестьян-фермер хуҗалыклары да күп.

Анна Самойлова үз авылында гына түгел, тирә-як авылларда да хуҗалык санын исәпкә алучы. Аның әйтүенчә, төрле авыллардан 470 йорт аның карамагына туры килә.

Аннан юлны Чулпанихага тоттык. Андагы хатыннар сыер савып кайтканнар, ирләре печән чаба.

Ирина Николаева йортта дуңгыз, сыер, сарыклар, тавыклар һәм үрдәкләр үрчетәләр, бакчасында бар нәрсә үсә. Ире Сергей КФХ  хуҗасы.

Күп авыл җирлекләрендә исәпкә алу процедурасы тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International