Бүген, 3 нче августта, бөтен республика буенча атлый торган “Мәктәпкә барырга ярдәм итегез”! акциясенә Югары Ослан җирлегендә старт бирелде.
Макыл һәм Куралово мәктәпләренең 16 баласына мәктәп тә уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды. Аны ачык акционер җәмгыяте «Красный Восток Агро» бүләк итте.
Бу чарада район башлыгы М.Зиатдинов, Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР дәүләт Советы депутаты О.Павлова, ОАО «Красный Восток Агро»генераль директоры Ирина Валиева, балалар һәм укытучылар коллективы катнашты.
Быел 1 нче сыйныфка 139 бала килә. Калган балалар мондый бүләкне 1 нче сентябрь көнне кабул итеп алачаклар.