Яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Юлда йөрү кагыйдәләре буенча юл хәләкәтләрен киметү максатыннан Яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк.

Киемдә яктылыкны кире кайтара торган элемент бүгенге көндә караңгы юлда баланы травмалардан саклый торган реаль чара булып тора. Ул якты шар булып автомобилистларны ерактан кисәтә.

Бу элемент һава тоышы һәм табигать үзгәрешләренә бирешми һәм киемнең һәркайсына наклейка кебек ябыштырып була.

Балага тик яктылыкны кире кайтаручы элементка гына ышанып калмыйча, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп үсәргә ата-ананың үрнәге зур урын алып тора.

Шуңа күрә юлларда баланы сак булырга өйрәтергә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International