Коргуза авылының 2 үзешчәнсәнгать коллективы кыр геройларына багышлап Мәйдан басуында концерт программасы куйды.
Кырларда 130 гектардан кышкы бодай уңышын җыю бара. Концерт куючыларны ООО “Заволжье” директоры И.Аббасов һәм “Мәйдан” бүлеге бригадиры Л.Субботина каршы алды.
Кырда комбайнерлар Алексей Гаврилов, Алексей Токсаров, Сергей Росихин, Сергей Грачев, Александр Баймяшкин 75 тән 637 тоннага кадәр ашлык урганнар.
Артистлар бик тырышып җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Кыр геройлары аларга бик рәхмәтле.