Россия Баннклары банкнотына символлар өчен тавыш бирү

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Россия Баннклары банкнотына символлар өчен тавыш бирүнең 2 нче этабы башланды. Анда 200 һәм 2000 сум номиналларына Казанның 3 символы узды. 5-30 нчы август көннәрендә халык белән опрос үткәреләчәк.

Аның нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган 10 шәһәр сайлап алыначак.

Анкета сорауларына телдән җавап биреләчәк. “Иҗтимагый фикер” фонды 6 000 кешене сорарга планлаштыра.

Бу этапта җиңүче 10 шәһәр 5 нче сентябрьгә кадәр “Синең Россия” сайтында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International