Җир законнарын саклау – үз интересларыңны яклау

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Яңа шәһәрләр, урамнар, йортлар төзелеше кадастра учеты һәм регистрация хәрәкәтенә комачаулый. Шуңа күрә җирләр күп кенә хокук бозу объектларына әверелә. Соңгы вакытта Казанда гына да 2015 нче ел эчендә 1039 закон бозу очрагы теркәлгән.

Үз милкеңне ничек саклап калу турында ТР ның җир надзоры, геодезия һәм картография идарәсе бүлеге башлыгы И.Галеев белән сөйләшү булды.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләләрдә иҗтимагый контроль бик эффектлы чара санала.

Закон бозуларны булдырмау өчен вакытында кадастра паспортында күрсәтелгән чикләр буенча межевание ясатырга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International