Узган шимбәдә Түбән Ослан клубында маҗаралы танцеваль программа булып узды. Аны программаны алып баручы Гүзәл Биккенина оештырды.
Клуб хезмәткәрләренең максаты – авыл халкына яхшы энергия һәм кәеф бүләк итү иде.
Беренче минутта ук яшьләр музыкага тартылды. Көчле музыка, төрле милләт халыклары биюләре халыкны бик тиз үзенә җәлеп итте.
Чара бик күңелле узды. Авыл халкы оештыручыларга бик рәхмәтле булып калды.