Бүген, 9 нчы августта, Печище авылында район башлыгы гражданнарны кабул итте.
Аның белән очрашуга 8 кеше язылган иде. Сораулар районда мусорны эшкәртә торган завод төзү, Печищеның Грузинская һәм Киров урамнарын төзекләндерү, Захваткино авылындагы күперне ремонтлау, Печище авылы балалар бакчасының канализациясен төзәтү кебек мәсьәләләргә караган иде.
Барлык куелган сораулар каралды, эңгәмә вакытында чишелде, кайберләре буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.
Гражданнарны кабул итү һәр атна саен сишәмбе көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.
Справкалар 2чен белешмәләр 2-18-39, 2-13-38.