Республикада югары рәвештә урып-җыю эшләре дәвам итә. Республика президенты Р.Миннеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры М.Ахметов район кырларын карарга чыкты. Шундый очрашулар вакытында алар халыкның шәхси ишегалды хайваннарына күрсәтелә торган ветеринария хезмәтенең бәясе белән кызыксындылар.
Андый хезмәт бер сыер башына 500 сумга төшә икән. Аның 300 е субсидия белән кире кайтачак. Каты йогышлы авырулар түләүсез башкарыла.