Кичә, 11 нче августта, Татарстан Республикасының балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Югары Осланда гражданнарны кабул итте.
Аңа 2 кеше мөрәҗәгать итте: берсе – бала өчен алимент, икенчесе – инвалид баланы реабилитацияләү чаралары турында иде.
Сораулар урында ук кабул ителде һәм аңлатылды. Алга таба тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.