Үзләренең беренче эш көннәрендә “Бердәм Россиянең” Югары Осландагы штабының иҗтимагый приемные 9 кеше кабул итте.
Мондый штаблар һәр районда сайлау алды агитациясен алып бару өчен оешты һәм алар график белән төрле районнарга һәм шәһәрләргә чыгып йөриләр.
Республика бүлегендәгеләр әйтүенчә, бу штабка һәр кеше килеп үзенең үтенечен һәм наказын атый ала, алга таба депутатлар шул наказлардан үзләренең эшен Дәүләт Думасында төзиячәк.
12 нче августта мондый кабул итү көне Югары Осланда узды. Республикадан анда Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Диләрә Шәрәфиева, Дәүләт Думасына депутат Илдус Гыйлметдинов вәкиле Карина Богданова һәм район башлыгы урынбасары С.Осянин, волонтерлар катнашты.
Кунакларга сорауларны Канаш мәктәбе укытучысы Т.Косарева, Олы Мәми халкы, Киров поселогыннан ветераннар бирде. Барысы да тормышны яхшырту, авылларны төзекләндеррү өчен булган сораулар өчен Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Диләрә Шәрәфиева гражданнарга рәхмәт әйтте.