Мәктәпләр яңа уку елына әзер

2016 елның 13 августы, шимбә

Традиция буенча август ахырында район Башкарма комитеры җитәкчелегендәге комиссия мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына хәзерлеген тикшерә.

Объезд вакытында комиссия объектларның тышкы йөзен, бакчаны, ягулык сезонына әзерлекне карады.

Күп кенә мәктәпләрдә косметик ремонт эшләнгән, Олы Мәми мәктәбендә барлык коммуникацион трубалар алыштырылган.

Мәктәп бакчалары искитмәле: укытучылар барлык фантазияләрен җиккәннәр.

Август киңәшмәсендә бар нәтиҗәләр билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International