Район кырларында уңыш җыю дәвам итзә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүгенге көндә борчак һәм арыш уҗымы урып-җыюны тәмамлады.
Бу көннәрдә арпа җыю да тәмамланачак. Крестьян фермер хуҗалыклавры бодай уру белән шөгыльләнә.
Комбайнерлар көнне төнгә бәйләп кырда эшли. Быел бик яхшы уңыш көтелә.
Район башлыгы Марат Зиатдинов чираттагы тапкыр кыр алдынгыларын бүләкләде. Акчалата премияләрне ул АО "Востокзернопродукт' механизаторы Александр Лавонинга, ООО "Заволжье" механизаторлары Алексей Гаврилов һәм Алексей Токсаровка тапшырды.
Нәтиҗәләр көн саен ясала һәм алдагы көннәрдә дә алдынгы кыр хезмәткәрләрен премияләр көтә.