Кичә Мәйдан клубында укучы балалар өчен Бал спасы дигән бәйрәм турында мәгълүмати сәгать уздырдылар.
Клуб мөдире Вера Анохина август аенда 3 спас үткәрелүе, шуларның берсе җыеп алыначак уңышка багышланганы бал спасы дип аталганлыгы турында бик кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Ул көнне беренче балны алулары, аның белән тирә-яктагыларны сыйлау, бәлешләр пешереп, кваслар ясап бәйрәм итүләр турында балалар бик кызыксынып тыңладылар.