Яшел Үзәндә - кунакта

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Узган җомгада, 12 нче августта,  районның үзәкләштерелгән клуб системасы артистлары Яшел Үзәннең Васильево санаториена барып кешеләргә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты. Анда район талантлары Тамара Ясинская, Алия Зиннәтова, Динара Гәләвиева, Алинә Мөхәмәтҗянова, «Патрикеевские молодцы» дуэты, Альбина Плохова,  « Объединение» хореографик коллективы катнашты.
 
Программа бик якты һәм матур булды. Төрле станцияләргә туктап, биремнәр үти-үти кешеләр кәеф ачты. Бер станциядә артистлар Югары Осланның матур истәлекле урыннары турында видеофильм да күрсәттеләр.

Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына бармасын, гел туган ягын сагынып яши, аңа тартыла. Ә җыр кешеләрнең күңеленә үтеп кереп, моңландыра һәм йөрәкне әллә кайларга алып китә.

Бик күп җырлар җырлап, биеп һәм күңел ачып китте безнең артистлар.

Васильево клуб системасы директоры Денис Лулаков аларга җылы сүзләр язылган Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International