12 нче августта район башлыгы Марат Зиатдинов Бөек Ватан сугышы ветераны, Соловьева Евдокия Яковлеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Анда авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Раков, ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Тәнзилә Васильева да үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.
Евдокия Яковлевнага бу көнне бүләкләр, РФ Президенты открыткасын тапшырдылар.