Елистратов чишмәсе

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Кичә Коргуза авылының “Заречная” урамындагы Елистратов исемен йөртә торган чишмәне чистартуга багышланган чара булды. Иртәдән үк монда олысыннан кечесенә кадәр  кешеләр кайсы көрәк, кайсы пила, кайсы балта алып килеп егылган агачларны, чишмәнең аккан урынын чүп-чардан чистарттылар.

Кичкә хәтле эшләделәр: агач төпләреннән өстәл һәм урындыклар ясадылар, олы юлга сукмак ачтылар, чишмә янына идән җәйделәр. Хәзер кешеләр каршылыксызларсыз гына теләгән вакытта су җыеп алачаклар.

Кешеләр үзләре дә бик шат һәм риза булып таралыштылар, чөнки авыл халкының теләгән вакытта сап-салкын су эчү урыны барлыкка килде.

Башка урамнарга да үрнәк булып тора бу эш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International