Яхшы кәеф бүләк итү

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Узган җомгада районның үзәкләштерелгән клуб системасы артистлары Яшел Үзәннең Васильево санаториена барып кешеләргә яхшы кәеф бүләк итеп кайтты. Анда район талантлары Тамара Ясинская, Алия Зиннәтова, Динара Гәләвиева, Алинә Мөхәмәтҗянова, «Патрикеевские молодцы» дуэты, Альбина Плохова,  « Объединение» хореографик коллективы катнашты.
 
Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына бармасын, гел туган ягын сагынып яши, аңа тартыла. Ә җыр кешеләрнең күңеленә үтеп кереп, моңландыра һәм йөрәкне әллә кайларга алып китә.

Бик күп җырлар җырлап, биеп һәм күңел ачып китте безнең артистлар.

Васильево клуб системасы директоры Денис Лулаков аларга җылы сүзләр язылган Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International