Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга 5 кеше җир мөнәсәбәтләре сораулары һәм реклама урнаштыру проблемасы буенча килде. Барлык сорауларга да җаваплар алынды. Кайбер мәсьәләләр буенча кирәкле службаларга йөкләмәләр бирелде.
Гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе сәгать 8.00 – 12.00 аралыгында дәвам итә.