Яшь укытучылар белән очрашу

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов Иннополис шәһәрендә республиканың яшь укытучыларын берләштергән “Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы” дигән форумда катнашты.

Яшь укытучылар белән шулай ук ТР Президенты Р.Миннеханов, Мәгариф министры Э.Фаттахов, информатизация һәм элемтә министры Р.Шәйхетдинов очрашты.

“Без бик күп финанс һәм административ ресурсларны эшкә җигеп тә, аның нәтиҗәсен сыйфатлы белем бирүдә һәм заман технологияләрен тормышка ашыручы яшьләр үстермәсәк, без бушка көч түгәбез булып чыга. Иң төп курс – яхшы укытучы. Аның престижын күтәрә белән без илне югарыга күтәрәбез”, - диде президент үзенең котлау сүзендә.

Аннан соң Казанның Халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин  яшьләрне республикабызның якты киләчәге булырга чакырды.

Тагын чыгыш белән “Царицыно”Мәскәү мәгариф үзәге директоры Ефим Рачевский чыгып, үзенең укытучы булуы белән горурлануын әйтте.

Ахырдан “Укытучылар гимны” яңгырады.

Аны Президент та басып тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International