Гражданнарның үзара салымы кертелгән республика бюджетына бюджетара трансфертлар авыл җирлеге бюджетларына керде.
Татарстанның авыл җирлекләрендә хәзер үзара салымны оештыру эше бик актив бара.
6 нчы мартта 10 авыл җирлекләрендә бу уңайдан референдумнар үтте.
Бу 10 авыл җирлеге үзләренә гражданнардан кергән акчаны бюджетара трансферт алу өчен финанс Министрлыгына җибәрде.
Шуның нәтиҗәсендә районга 6 млн. 210 мең 600 сум акча кайтты.
Алар 10 авыл җиролегенә бүленде.
Аерым әйтергә кирәк, гражданнарның активлыгыннан республика карары чишелә, бюджет акчасы кушыла һәм арта.