Район административ комиссиясе барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләрен район җирлегендә корылмалар корганда, җир эшләре алып барганда, капиталь ремонт ясаганда территорияне төзекләндергәндә җаваплы кешеләрне тәртип сакларга чакыра.
Аларны бозу очраклары булса, КоАП РТ ның 3.6 маддәсе буенча физик заттан 15 000 нән 30 000 гә кадәр, юридик заттан – 200 000 нән 500 000 гә кадәр штраф салыначак.
Аның кагыйдәләре белән район сайтының “Район турында. “Авыл җирлекләре”. “Норматив хокук актлары” бүлегеннән таныша аласыз.