30 нчы августта Иннополис шәһәренең ачык стадионынд Идел буеның иң эре радио белән идарә итү моделе фестивале уздырыла. Аның төп чарасы булып тиз йөрешле дроннар чабышы тора.
Чараны оештыручылар сүзенә караганда, бу төр спорт әле бик яшь һәм бик популяр. Ярышларның максаты – дистанцияне каршылыкларсыз максималь кыска вакыт арасында узарга кирәк.