Районныбыз кырларында урак өсте. Тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән ОАО «Красный Восток –Агро» һәм АПК «Заволжье» хуҗалыкларында Матюшино мәктәбе базасында эшләп килүче профессиональ үзәкне тәмамлаучы егетләр дә тырышып эшлиләр.
Үзләренең уку дәверендә алган күнекмәләрен практикада кулланып кына калмыйлар, ә өлкән механизаторлардан җирдә эшләү серләренә өйрәнәләр. Егетләргә уңышлар теләп калабыз!