22 нче август көнне Югары Ослан гимназиясендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясе уңаеннан 25 булачак беренчеләргә уку әсбаплары белән букчалар тапшырылды. Чарада “ТАИФ” җәмгыяте инвестицияләр җитәкчесе Сафиуллин Дамир, Дәүләт Советы депутаты Черемнов Александр, Югары Ослан районы җитәкчесе урынбасары Осянин С.В., Югары Ослан районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В.В. катнашты.
Кунаклар булачак гимназистларга яхшы уку еллары теләде.