Кама аланында ярышлар

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Макыл урта мәктәп укучылары Кама аланында Минни-багги классы балалар арасындагы үткәрелгән Татарстан Республикасы  кубогының 4 нче этабында катнаштылар. "ТАИФ - НК" Кубогына багышланган ярышлар нәтиҗәсендә Антонова Анжелика 6 урын яулады, Ширяева Анастасия - 13 урын.  Ярышта катнашучылар истәлекле кубок һәм медальләр белән бүләкләнде. Бу әле соңгы узышлар түгел. Киләсе этап 28 нче августа Биектауда үтәчәк. Сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ярышларның йомгаклау этабы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International