Район халкының исенә төшерәбез:
Шимбә көнне. 27 нче августта. Идел буе пляжында районның 85 еллыгына багышланган 6 нчы район Спартакиадасы кысаларында пляж теннисы ярышлары уздырыла.
Аның максаты: спортның бу төрен район яшьләре арасында пропагандалау һәм сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү. Спротның пляж теннисы төре Италиядә инде 70 нче елларда ук барлыкка килгән һәм бүгенге көндә Халыкара турнирга әверелгән.
Ярышлар сәгать 10.00 да башлана. Барыгызны да ярышларда көтеп калабыз! Нәтиҗәләр гомумкоманда зачетына керәчәк.