Кичә Октябрьский авыл җирлегендә Шамил Сираҗиевич һәм Роза Зәймиевна Сираҗиевларның алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
Шул тантанада Сираҗиевларның исемнәре районның “Почет кенәгәсе”нә кертелде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бу көнне юбилярлар хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Зур бәхетләр, озын гомер телик аларга!