Сәламәтлекне саклау министр урынбасары – Югары Осланда

2016 елның 26 августы, җомга

Бүген үзәк район хастаханәсендә Сәламәтлекне саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм район башлыгы урынбасары С.Осянин хезмәт коллективы белән очрашты.

Очрашу вакытында 2016 нчы елның беренче яртысына нәтиҗәләр ясалды. Киләсе яртыеллыкка бурычлар аталды.

Бик күп үзгәрешләр булган бу узган яртыеллыкта: поликлинникага һәм бина фасадына ремонт, лифт эшләтү, модульле ФАП булдыру. Кадрлар мәсьәләсе дә читтә калмады.

Ф.Яркаева үз чиратында шәхси кабул итү дә алып барды. Андагы сораулар арасында балаларны сәламәтләндерү, льготалы теш протезы кую проблемалаы бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International