Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре өләште.
Ул үзенең чыгышында Республика көне алдыннан алдынгы дәүләт эшлеклеләрен, авыл хуҗалыгы батырларын, предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен бүләкләү традициягә әверелүенә басым ясады. Аларның күбесе социаль сферага каравын азсызыклады ул. Бигрәк тә гаилә темасы, дмография күрсәткечләре алгы планда торганлыгын әйтте.
Ә инде халыкның хокукын, аның тынычлыгын саклаучы һәм конфессиональ мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләр аерым контрольдә торуын билгеләп үтте.
Безнең районның Ключищи настоятеле Владимир Лаврентьев “Татарстан Республикасы алдында ирешкән уңышлары өчен” дигән медаль белән бүләкләнде.
Котлыйбыз аны!