Кичә Югары Ослан авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Аның эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов, аның урынбасары С.Осянин, авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, ТР ның информатизация Министры урынбасары А.Геллер катнашты.
Халык алдында В.Раков исәп тотты һәм алдагы яртыеллыкка планнары белән таныштырды.
Район башлыгы гражданнарның юллар, су, торак мәсәьәләләренә караган сорауларына төгәл һәм тулы итеп җавап бирде.