Район башлыгы Марат Зиатдинов районның 85 еллыгына багышланган юбилейга хәзерлек буенча оештыру комитетын җыйды. Анда бәйрәм барышы, үткән һәм үткәреләсе культура, спорт массакүләм чаралары турында сүз барды.
Бәйрәмдә котланасы наградаларга гариза 35 кешедән кергән, ә алар хезмәт халкыннан күбрәк булырга тиеш.
Значок, открытка, логотип турында сүзне А.Галимуллин хәбәр итте.
Бәйрәм ярминкәләрен атнага 2 тапкыр (чәршәмбе һәм шимбә) уздыра башлаулары турында да сүз булды.