Лауреатларга – автомобиль

2016 елның 29 августы, дүшәмбе


Бүген Казанның Дәүләт Советы мәйданында муниципаль районнар арасындагы смотр-конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла. Бу конкурс 2011 нче елдан бирле  җирле үзидарә органнарының эшен эффектлы үсеше максатыннан үткәрелә.

Бу церемониядә Президент Р.Миннеханов, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин, Премьер-министр урынбасары А.Песошин, Казан мэры И.Метшин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакиров катнашты.

Алдагы сызыкта исәпләнүче районнар бу көнне автомобильләр алдылар. Конкурста катнашучы 202 гаризага 100 «Шевроле Нива» автомобиле бирелде.

Бу чарада район башлыгы Марат Зиатдинов һәм Татар Борнашы авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International