Республика көне уңаеннан котлауларымны кабул итегез!
Татарстан - динамик рәвештә үсә торган иң алдынгы регион. Үзебезнең уңышлар белән без бик күп буыннарга бурычлы, кадерле дуслар!
Безнең һәрберебез дәүләтебез белән горурлана, чөнки бездә халыкның яшәеше өчен оптималь шартлар тудырылган.
Бүгенге бәйрәм көнендә Сезнең барыгызга да хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз өчен, оптимизм һәм тарихи мирасыбызны саклап калуыгыз өчен тирән рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим, республикабыз чәчәк атсын өчен алга таба да тырышуыгызны теләп калам.
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов